16+

Аксубай, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Тәтеш коррупцион җинаятьләр күп ачыкланган районнар

2018 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда коррупцион җинаятьләр күп ачыкланган районнар билгеле.

2018 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда коррупцион җинаятьләр күп ачыкланган районнар билгеле.

Аларны Татарстан Республикасында коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссия утырышы алдыннан журналистларга Татарстан Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе секторы җитәкчесе Салават Рәхимов атады.

"Иң коррупцион өлкәләр - төзелеш җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсе. Былтыр коррупцион җинаятьләр бигрәк тә Аксубай, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Тәтештә теркәлде", - диде.

"2018 елда хокук саклау органнары 183 ришвәтчелек фактларын ачыклаган, 51е - аеруча зур күләмдә. Ришвәтнең күләмен алсак, 2018 елда 64 млн сум булды", - диде идарә вәкиле. 

чыганак - "Татар информ"

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading