16+

Аксубай, Нурлат, Чистай... - коронавирус китәргә ашыкмый

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 28 очрагы теркәлде.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 28 очрагы теркәлде.

Татарстанда коронавирусның 28 очрагын 5 августта теркәгәннәр, дип хәбәр итә әлеге чир белән көрәш штабы. Авыручылар арасында 4 кеше хастаханәгә салынган, 24есе өйдә дәвалана.
18 яшьтән 30 яшькә кадәрге биш кеше, 13есе - 30дан 50 яшькә кадәр, дүртесе - 50дән 60 яшькә кадәр, өчесе - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, өчесе 70 яшьтән 80 яшькә кадәрге хасталар.
Казаннан 20 кеше чирләп киткән, Питрәч районыннан икәү, Аксубай, Буа, Югары Ослан, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарыннан берешәр.
Барлыгы Татарстанда 5751 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 4597 кеше савыккан, шул исәптән 29ысы узган тәүлектә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading