Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе сайтында хәбәр ителгәнчә, Аксубай районы Мюд бистәсеннән 1,5 км ераклыкта 55 яшьлек җирле кешенең янган тән өлешләре табыла. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары РФ Җинаять Кодексының 105 маддәсендәге 1 өлеше буенча (үтерү) җинаять эше кузгаткан.
Комментарийлар