16+

Актанышта Кирам Сатиевның юбилеен билгеләп үтәләр

Бүген Актаныш районының Татар Ямалысы авылында "Нәтиҗәле кооперацияләр технологияләре" темасына семинар уза. Әлеге чараның икенче өлешендә "Агыйделнең ак гармуны" дип исемләнгән гармунчыларның фестивале узачак. Чарага Татарстаннан гына түгел, күрше Россия төбәкләреннән дә талантлы музыкантлар, баянчылар җыелыр дип көтелә.

Бүген Актаныш районының Татар Ямалысы авылында "Нәтиҗәле кооперацияләр технологияләре" темасына семинар уза. Әлеге чараның икенче өлешендә "Агыйделнең ак гармуны" дип исемләнгән гармунчыларның фестивале узачак. Чарага Татарстаннан гына түгел, күрше Россия төбәкләреннән дә талантлы музыкантлар, баянчылар җыелыр дип көтелә.

Кунаклар исә Агыйдел елгасының ярым утравында урнашкан чатырлы лагерында урнашачак. Әлеге территория җирле фермер карамагында. Кунаклар шартлы рәвештә бүленгән "шәһәрчек"ләрдә яшәячәкләр. Әйтик, осталар шәһәрчеге, эшмәкәрләр, туризм индустриясе Ассоцияциясе шәһәрчеге һәм башкалар. Һәр турист үзе белән чатыр, мангал, казан, самавыр алып киләчәк. Хәер, боларны барысын да биредә арендага да алып торып булачак. Фестиваль кысаларында 19.00 сәгатьтә Татарстанның халык артисты, талантлы баянчы Кирам Сатиевның юбилей кичәсе башланып китәчәк. Кирам Сатиев тумышы белән шушы Татар Ямалысы авылыннан. Авылның мәдәният йортында баянчының музее эшләп килә. 2007 елда беренче тапкыр Кирам Сатиев исемендә баянчылар һәм гармунчылар фестивале узган булган.

Кирам Сатиевның юбилей кичәсендә кунаклар чыгышлар карый алачак, юбиляр тамашачыга мастер-класс күрсәтәчәк, истәлекле бүләкләр тапшыру да каралган. Бәйрәмнән соң, чатыр шәһәрчекләрендә яшәүчеләр юбиляр белән аралаша алачак. Бәйрәм иртәгә дә дәвам итәр дип көтелә. Шулай ук Агыйдел буенда балык тотарга, су транспортында йөзәргә, шашлык, пылау ашарга да мөмкин булачак. Әлеге бәйрәмне ел саен уздырырга телиләр. Мондый чаралар республиканың башка районнарында да оештырылыр дип планлаштырыла, дип хәбәр итә Татарстан Икътисад министрлыгы каршындагы Эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү үзәгенең Актаныш районындагы вәкиле Булат Шәйхразиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading