16+

Актриса Екатерина Скулкина: «Бүген Казан мексикалыларны чәк-чәк белән сыйлап чаба алмаслык итәр дип хыялланам»

- Мин бүген мексикалылар белән тулы самолетта Казанга килдем. Кызык икән алар белән, күзләре футбол дип яна. Ләкин мин бит бүген Россия өчен җан атам, аларның игътибарын ничек тә футболдан читләштерергә тырыштым. Татарстанда аларны чәк-чәк белән сыйлап, бүген йөгерә алмаслык итәрләр дип хыялланам, - дип елмая Екатерина Скулкина.

Актриса матчка гаиләсе белән килгән. Ләкин алар бергә утырмаячаклар, гаиләсе стадионның бер ягында, ул - икенче якта. Билетлар шулай туры килгән. Элек футболның "ф" хәрефен дә белмәгән Екатерина, хәзер һәр матчны кызыксынып күзәтә.

- Мин спорттан бик, бик ерак кеше идем. Элек әтигә шакката идем, хәзер үзем дә футбол фанаты. Дөнья чемпионаты илчесе буларак, мин халыкка да бу мәхәббәтне сеңдерергә тырышам, - ди Екатерина.

Актриса Казан мәктәпләре укучылары белән Конфедерацияләр Кубогы һәм Дөнья чемпионаты символы булган «Забивака» өчен дә тавыш бирүдә катнашкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading