16+

Акуланы ашатырга җыенган хатын бармаксыз кала язган

Австралиядә бер хатын акуланы ашатырга теләгән, ә тегесе аны бармакларыннан эләктереп, чак кына су астына алып китмәгән.

Акуланы ашатырга җыенган хатын бармаксыз кала язган

Австралиядә бер хатын акуланы ашатырга теләгән, ә тегесе аны бармакларыннан эләктереп, чак кына су астына алып китмәгән.

Яхтада йөзгәндә няня дип аталучы акулаларны балык белән сыйлаган Мелисса Браннинг сөйләвенчә, бер акула балык белән бергә аның бармакларын да эләктерә. “Мин бармакларымны югалтуым хакында гына уйлап өлгердем, аларның сөяктән ычкынуын тойдым” дигән австралияле. Хатынны хастаханәгә илтәләр, табиблар аның сөякләре чатнавы турында хәбәр иткән.

Фото: scharks.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading