16+

Акыллыбашлар Иннополиста сынала

Татарстан информатика һәм ИКТ буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын кабул итеп алды.

Акыллыбашлар Иннополиста сынала

Татарстан информатика һәм ИКТ буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын кабул итеп алды.

 Россиянең 56 регионыннан 268 укучы килгән. Акыллыбашлар 17 апрельгә кадәр Иннополис шәһәрендә көч сынашачак.

Катнашучыларны Татарстанның фәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сәламләде:

– Барыгызны да Информатика һәм ИКТ буенча Бөтнероссия олимпиадасының финалы башлануы белән тәбрик итәсем килә. Үзегезне югары дәрәҗәдә күрсәтүегезне теләп калам! Сез моңа бик озак әзерләндегез. Шуңа күрә барысы да яхшы булачагына иманым камил.

Мәктәп укучылары өчен экскурсияләр, кызыклы лекцияләр, мастер-класслар да каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading