16+

Альбина Абрамова: "Кызымның теле кызык сүз белән ачылды"

23 апрель көнне күрми торган җырчы Альбина Абрамованың кызы Гөлсирингә бер яшь тула.

Альбина Абрамова: "Кызымның теле кызык сүз белән ачылды"

23 апрель көнне күрми торган җырчы Альбина Абрамованың кызы Гөлсирингә бер яшь тула.

“Кызым өч-дүрт адым ясый башлады. Инде беренче сүзе дә бар. Гөлсириннең теле “әйдә” сүзе белән ачылды. Кызымның уңышларына сөенеп туя алмыйм, бәхетле була күрсен”, - ди Альбина. 

Җырчы тамашачыларга өр-яңа җыр әзерләвен сөйләде. “Авторлары – Альфред Якшимбетов белән Гөлфия Гыйззәтова. Җыр яз фасылы турында. Моңа кадәр репертуарымда яз темасына җырларым юк иде. Тамашачылар яратып кабул итәр дип өметләнәм”, - диде Альбина.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading