16+

Алда 32 градуслы салкыннар көтә

Татарстанда һәм Казанда аяз, салкын һава торышы хакимлек итә.

Татарстанда һәм Казанда аяз, салкын һава торышы хакимлек итә.

Бүген, 7 февральдә, көндез Казанда 15-17 градус салкын булачак. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектәге җил исә. Төнлә һәм көндез урыны белән кар явуы мөмкин.

8 февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар ява. Җил төньяк-көнбатыштан. Төнлә - 22-27, урыны белән 32 градуска кадәр суытырга мөмкин, ә көндез 15-20 градус салкын булачак, дип хәбәр итә синоптиклар. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading