16+

Алда безне 10 көн ял көтә...

Быел җәйнең беренче ае да, елы кебек үк үзенчәлекле һәм ял көннәренә бай булачак.

Быел җәйнең беренче ае да, елы кебек үк үзенчәлекле һәм ял көннәренә бай булачак.

Гадәти шимбә һәм якшәмбе көннәрендәге яллардан тыш, илебез халкы 12 июнь көнне дә эшкә чыкмый һәм Россия көнен билгеләп үтә. Сүз уңаеннан, 12се җомгага туры килә һәм шуңа да өч көн рәттән ял итә алачакбыз. Ә 11 июнь исә кыска эш көне булачак.

Моннан тыш, Президент Владимир Путин Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелергә тиешле парадны пандемия сәбәпле  24 июньгә күчерде һәм ул көн дә ял көне дип игълан ителде.
Шул рәвешле июнь аенда барлыгы 10 көн ял итәчәкбез.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading