Быел ноябрь башында татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк. Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак, ә 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскара.
4 ноябрь, җомга көнне Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә, ә 6сы якшәмбе - Татарстан Конституциясе көне....
Быел ноябрь башында татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк. Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак, ә 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскара.
4 ноябрь, җомга көнне Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә, ә 6сы якшәмбе - Татарстан Конституциясе көне.
2016 елның 29 сентябрендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы" республика законына төзәтмәләр нигезендә, ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта, Татарстанда өстәмә ял бирелми.
"Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар