16+

Алданган өлешчеләр һәм кертемчеләргә ярдәм итү фонды булдырылды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алданган өлешчеләр һәм финанс оешмалары кертемчеләренәә ярдәм итү фондын булдыру турындагы карарга кул куйды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алданган өлешчеләр һәм финанс оешмалары кертемчеләренәә ярдәм итү фондын булдыру турындагы карарга кул куйды.


"Документта билгеләнгәнчә, әлеге фонд Татарстан территориясендә теркәлгән кредит яисә башка финанс оешмаларының эшчәнлегеннән зыян күргән затларга, шулай ук республикадагы намуссыз йорт төзүчеләрнең үз вазыйфаларын үтәмәүдән зыян күргән кешеләргә ярдәм итү максатыннан булдырылган", - дип язылган Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Әлеге боерыкта Республика ярдәм фонды советының составы да расланды. Аның җитәкчесе итеп ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов билгеләнде.


Татар-нформ



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading