16+

Алданучылар "Финико" хуҗаларын җәзага тартуны сорыйлар

Аңа 755 кеше кул куйган инде.

Аңа 755 кеше кул куйган инде.

Интернетта Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Генераль прокуратурага адресланган петиция барлыкка килгән. “Финико”ны оештыручы Кирилл Доронинны, учредительләр Эдвард Сабиров, Марат Сабиров, Зыгмунт Зыгмунтовичны, шулай ук Динә Габдуллина белән Илгиз Шакировны җинаять җаваплылыгына тартуда ярдәм итүегезне сорыйбыз” диелә мөрәҗәгатьтә. Петиция авторы белдергәнчә, “алар, челтәрле маркетинг технологиясен кулланып, пирамидага кеше җәлеп итү белән шөгыльләнгәннәр”. Петициядә җинаять эше ачуны, ялган юл белән керткән кертемнәрне кире кайтаруны сорыйлар. Аңа 755 кеше кул куйган инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading