16+

Алданып, бәйрәмсез кала күрмә!

Интернет челтәрендә Яңа ел чыршы бәйрәменә билет сатып алучы гражданнар турында законсыз рәвештә мәгълүмат җыя торган сайтлар барлыкка килгән.

Интернет челтәрендә Яңа ел чыршы бәйрәменә билет сатып алучы гражданнар турында законсыз рәвештә мәгълүмат җыя торган сайтлар барлыкка килгән.

Бу хакта Роскомнадзор хәбәр итә.
Сайтларда персональ мәгълүмат (исем, фамилия, әтисенең исеме, телефон номеры, электрон почта адресы, билет китерү өчен адрес) җыялар. Аларның конфеденциальлек сәясәтен билгеләүче документлары һәм башка мәгълүматлары да юк.

Шулай ук сайт хуҗаларының персональ мәгълүматларны саклау таләпләре турында мәгълүматлары да юк.

Персональ мәгълүматларны эшкәртү кагыйдәләрен бозган сайтлар исемлегенә biletnaelki.ru, circuses.su, mega-bilet.ru, elkaarbat36.ru, Кремлёвская-елка.рф, vse-elki.ru, tickets-elka.ru, elki-moskva.ru, theticket.ru, kremlin-elka.su сайтлары кергән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading