16+

Алдауның яңа ысулы: ни өчен мошенниклар үз корбаннарына акча күчерә

Галинаның ире банк картасына 5500 сум акча килгән.

Галинаның ире банк картасына 5500 сум акча килгән.

Бу хакта белми дә калган иргә чит-ят номердан бер хатын шалтыратып хәбәр итә. Янәсе: «Ялгыш кына сезгә акча күчердем. Кире күчерегез әле», ди мошеннник. 

Галина бу хакта белеп алгач, тиз генә әлеге номерны блокка кертә. Бу - мошенниклар эше дип уйлый хатын һәм ялгышмый.

Соңрак 900 номерыннан смс хәбәр килә (кешене алдау технологияләре ярдәмендә мошенниклар яшеренгән Саклык банкының рәсми номеры). Әлеге язуда җибәрелгән кодны билгеле бер сайтта кертергә кирәк, дип язылган була.

Галина ире белән банкның якындагы бүлекчәсенә бара. Анда алар мошенникларның әлеге гамәле турында гариза язалар. Хезмәткәрләр счеттан 5500 сум акча алалар һәм Галинаны, аның ирен уяулыклары өчен мактыйлар.

Мондый очраклар була калса, акчаны кире җибәрергә ярамый, барысы да рәсми рәвештә банк аша булырга тиеш.

"Дәшми–тынмый гына акчаны үзеңдә калдырырга ярамый. Бу әхлаксызлык, шулай ук законсыз баю буларак танылырга мөмкин. Мондый очракларда картасына акча җибәрелгән кеше җаваплылыкка тартылачак", - ди банк өлкәсендәге белгеч Владимир Ульянов.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading