16+

Александр Градскийның тол хатынын талаганнар. Йөз миллион сумга!

Каракларга талау маддәсе буенча сигездән 15 елга кадәр колония яный.

Каракларга талау маддәсе буенча сигездән 15 елга кадәр колония яный.

Билгесез затлар композитор Александр Градскийның тол хатыны актриса Марина Коташенконы талаган. Җинаятьчеләр юл-транспорт һәлакәтен оештырган һәм аннан йөз миллион сумга якын акча урлаган.

Каракларга талау маддәсе буенча сигездән 15 елга кадәр колония яный. Тикшерүне Мәскәү өлкәсе прокуратурасы контрольгә алган.

Хокук сакчылары мәгълүматлары буенча, Коташенкога талау һөҗүме 16 гыйнварда Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск районында булган. Өч ир-ат Үзәк боҗра автомобиль юлында (ЦКАД) Глаголево авылы янында актриса автомобиле белән авария китереп чыгарган. Җинаятьчеләрнең "Фольксваген"ы Коташенконың "Лексус"ына бәрелә, шуннан соң алар аның янына машинага утырып, корал белән куркытып, өенә кайтырга мәҗбүр итәләр.

Аннары тол хатынның хезмәтчесенә өйне ташлап китәргә кушып, йөз миллион сумга якын акчаны алып китәләр. Шуннан соң Коташенкодан Апрелевка шәһәренә илтүен таләп итәләр – анда җинаятьчеләр ак "Мерседес"ка күчеп күздән югала. Берничә сәгатьтән соң хатын полициягә гариза язган.

Исегезгә төшерәбез: җырчы һәм композитор Александр Градский 2021 елның 28 ноябрендә 72 яшендә вафат булды. Үлем сәбәбе – баш мие инфаркты.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading