16+

Александр Малькевич: «Мөгаен, бу саклану чараларын сентябрь аенда да кулланырга туры килер»

«Мөгаен, бу саклану чараларын сентябрь аенда да кулланырга туры килер», — дип фаразлады Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы.

Татарстан участок сайлау комиссияләре хезмәткәрләренең сайлаучыларга булган мөнәсәбәте белән башка төбәкләрдән аерылып тора. Мондый фикерне РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлек буенча Россия Иҗтимагый палатасының эш төркеме әгъзасы Александр Малькевич Казанга килгәч әйтте.

«Минемчә, барысы да лаеклы, нормативлар буенча оештырылган. Участок комиссиясе хезмәткәрләренең килүчеләрне җылы каршы алуы, аларга барысын да аңлатырга, барысын да күрсәтергә әзер булулары күңелле күренеш. Комиссия хезмәткәрләреннән, аларның сайлаучылар белән мөнәсәбәтеннән күп нәрсә тора. Бу барысы да куркынычсыз икәнен һәм хезмәткәрләрнең җаваплы мөнәсәбәтен аңлап, алар сентябрьдә дә килә алсын өчен эшләнелә. Монда республиканың, башка төбәкләрдән аермалы буларак, үз үзенчәлеге бар», — диде федераль белгеч.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан сайлау системасына хәзер өстәмә йөкләнеш төшә, чөнки плебисцит кысаларында бик җаваплы тавыш бирү артыннан сентябрьдә республика Президенты сайлавы узачак.

«Мөгаен, бу саклану чараларын сентябрь аенда да кулланырга туры килер», — дип фаразлады Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы.

Федераль белгеч Казанда тавыш бирәчәк, ул алдан ук Татарстан участогына теркәлде. Бүген ул Татарстан башкаласына килде һәм аэропортта тавыш бирү өчен оештырылган вакытлы участокны карады. Ул плебисцитта катнашуның куркынычсызлыгын һәм барлык процессларның оештырылу дәрәҗәсен тикшерде.

Иртәгә белгеч «Волга» эксперт клубы утырышында катнашачак. Дискуссия Татарстан Президентына кандидатлар тарафыннан белдерелгән сайлау алды программалары турында фикер алышуга багышланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading