16+

"Алга" һәм "Тимер" батальоннары сугышчыларына Татарстаннан гуманитар ярдәм җибәрелгән

Шушы көннәрдә генә Татарстанның «Алга» һәм «Тимер» сугышчыларына гуманитар ярдәм алып килгәннәр.

Шушы көннәрдә генә Татарстанның «Алга» һәм «Тимер» сугышчыларына гуманитар ярдәм алып килгәннәр.

«Алга» сугышчыларына оекбашлар, свитерлар, итекләр, консервалар, генераторлар тапшырылган. Республиканың бөтен халкы кушылган әлеге ярдәмгә, «Танкистлар берлеге» вәкилләре исә әйберләрне җыю һәм җибәрү эшен контрольдә тоткан. 

Сугышчылар әлеге ярдәм өчен якташларына чын күңелдән рәхмәт белдергән.

«Безнең өчен эшләгән бар эшегез өчен рәхмәт. Бу безнең өчен бик зур ярдәм. Булышканыгыз өчен рәхмәт. Ходай кушса, без кайтачакбыз һәм сезнең һәрберегез белән очрашырга, сезгә шәхсән рәхмәт әйтергә телибез. Бик зур рәхмәт сезгә», - дип язган «Алга» батальоны сугышчылары үзләренең телеграмм каналында.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading