16+

Алимент түләүдән качып йөргән ир - үзе сак астына килеп кергән

Еллар дәвамында алимент буенча бурычы җыелып килгән ирне суд залында тоткарлыйлар һәм 10 тәүлеккә сак астына алалар.

Еллар дәвамында алимент буенча бурычы җыелып килгән ирне суд залында тоткарлыйлар һәм 10 тәүлеккә сак астына алалар.

Никах өзү турындагы белешмәне сорап судка бару - Татарстанның Спас районында яшәүче хәтерендә озак сакланыр, мөгаен. Суд приставларыннан качып йөргән ир-атны тоткарлыйлар. Аның еллар дәвамында алимент түләмәве ачыкланган. Рәсми рәвештә беркая да эшләмәгән, яшәү урыны буенча да аны табып булмаган. Баласы алдындагы ирнең бурычы 60 мең сумга җиткән.

Суд, эш материалларын карап, алимент түләмәүчене 10 тәүлеккә кулга алган. Әмма бу җәза аның бурычларын юк итүне аңлатмый, дип хәбәр итә суд приставларының матбугат хезмәте.  

Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда 1000нән артык бурычлы административ җаваплылыкка тартылган.

Фото http://fssp.gov.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading