16+

Алимент түләмәүче качкын хатыннны тотканнар

Чаллыда Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре алимент түләмгән өчен федераль эзләүгә игълан ителгән хатын-кызны тоткарлады.

Чаллыда Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре алимент түләмгән өчен федераль эзләүгә игълан ителгән хатын-кызны тоткарлады.

Көндезге сәгать дүртләрдә ЗЯБ бис­тә­сендә патруль вакытында бер ханымның сәер хәрәкәтләре экипажның игътибарын үзенә җәлеп итә. Торак йортның ишек төбендә таптанып торган ханым, ведомстводан тыш сак хезмәтенең патруль автомашинасын күрүгә җитез генә борылып, тиз адымнар белән кире якка йөгерә башлый. Күрше йорт ишегалдына кереп югалырга тырыша ул.

Хокук сакчылары таныш булмаган хатын-кызны туктатып, документларын тикшерә. Оператив база мәгълүматлары буен­ча, шәһәрнең иске өлешендә яшәүче ханымның 16 октябрьдән эзләүдә булуы ачыкланды. Ул, Җинаять кодексының 157нче маддәсен бозган өчен, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте төбәк бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан эзләүгә игълан ителгән. Аның алимент түләмәгән өчен хөкемгә тартылганлыгы һәм бүгенге көнгә кадәр җәза алудан качып йөргәнлеге билгеле булды. Тоткарланган хатынны полиция хезмәткәрләре кулына тапшыралар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading