16+

Алимент түләмәсәң, машинасыз каласың!

Татарстанның баш суд приставлары матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, республикада алимент түләмәүче 20 мең кеше исәптә тора.

Татарстанның баш суд приставлары матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, республикада алимент түләмәүче 20 мең кеше исәптә тора.

Аларның ике меңнән артыгы хатын-кызлар. Күбесе – тәртипсез тормыш алып баручылар, ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Алимент түләмәүчеләр белән көрәштә суд приставлары закон тарафыннан рөхсәт ителгән алымнарның барысын да диярлек куллана: бурычлы кешенең шәхси милеген тартып алырга, хезмәт хакыннан акчаны тотып калырга, күчемле һәм күчемсез милекне теркәүдә чикләүләр кертергә, чит илгә чыгуны тыярга мөмкиннәр. Иң үтемле чараларның берсе – алиментлар буенча 10 мең сумнан артык бурычы булган кешегә транспорт чарасын йөртергә рөхсәт итмиләр.
20 көн эчендә Саба, Теләче районнары суд приставлары барлыгы 57 кешегә карата машина йөртүдә чикләү керткән. Бу машина йөртүчеләр алиментларын вакытында түләмәгәннәр, бурычлары җыелган булган. Алиментларны түләгәннән соң, аларга кабат машина йөртергә рөхсәт биреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X