16+

Алименттан качып йөргән атаны тапканнар

Казанда алимент түләмәгән өчен федераль эзләнүдә булган 45 яшьлек ир-ат тоткарланды.

Казанда алимент түләмәгән өчен федераль эзләнүдә булган 45 яшьлек ир-ат тоткарланды.

Башкала үзәгендәге Мартын Межлаук урамында патрульдә булган экипаж торак йорт подъездлары тирәсендә шикле кешене күреп ала. Ир-ат тышкы кыя­фәте буенча эзләнүгә игълан ителгән кешегә охшаш булып чыга. Документларын тикшерү вакытында авылда яшәүче 45 яшьлек бу ирнең быелның сентябрь аеннан бирле Җинаять кодексының 157нче маддәсе буен­ча («Балигъ булмаган баласына алимент түләмәгәне өчен») федераль эзләнүгә игълан ителүе ачыкланды. Хәзерге вакытка кадәр хокук сакчыларыннан качып йөргән ул. Ир-атны тоткарлап, полиция хезмәткәрләре кулына тапшыралар.


Татарстан Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading