Милан шәһәрендә узган Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында татар кызы Алинә Заһитова бишенче урын гына яулады. Финал чыгышы өлешендә ул рәттән өч тапкыр егылды, ә ахырдан бөтенләй елап җибәрде.
Шунысы игътибарга лаек, Олимпия уеннары чемпионкасына чыгышы дәвамында зал алкышлап көч-куәт биреп торды. Боздан чыгуга аны тренеры кочаклап алды.
Алинәнең тренерларының берсе Даниил Глейхенгауз спортчының җанатарлары алдында гафу үтенде.
-Җиңелүдән соң Алинә тагын да көчлерәк булачак. Нинди булса да бу тәҗрибә бит! Алинәгә ни бары 15 яшь икәнен дә онытмаска кирәк, - диде ул.
Җиңелүләрсез җиңү булмый! Алинәгә төшенкелеккә бишешмичә, тагын яңа үрләр яулавын телибез!
Комментарийлар
0
0
Алина робот тугел! Анын да коче бетэ бара!Кукме беренче урын алырга була?6 ймертебэ бит бер ел эчендэ!!!!А
0
0