Татарстан спорт министры Владимир Леонов фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова һәм "Ак Барс" хоккейчысы Дмитрий Воронков мөнәсәбәтләре турында белдерде.
Скопировать ссылку
Татарстан спорт министры Владимир Леонов фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова һәм "Ак Барс" хоккейчысы Дмитрий Воронков мөнәсәбәтләре турында белдерде.
"Мәхәббәт барысын да җиңә. Белүемчә, рәсми рәвештә алар мөнәсәбәтләре турында белдермәде, бу хакта массакүләм мәгълүмат чараларында гына яздылар.
Татарстанга, Казанга мөнәсәбәтле булган искиткеч спортчылар алар. Әгәр тулы кыйммәтле пар булсалар, һичшиксез алар белән элемтәгә керәчәкбез һәм республикада спортны популярлаштыру кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләсе турында фикер алышачакбыз", - диде Леонов.
Комментарийлар