16+

Алинә Заһитова: «Без Медведева белән Олимпиададан бирле сөйләшмибез»

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Евгения Медведева белән булган мөнәсәбәтләре турында сөйләгән, дип яза rus.live.

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Евгения Медведева белән булган мөнәсәбәтләре турында сөйләгән, дип яза rus.live.

– Без аның белән мөнәсәбәтләрне Олимпиадада ук ачыкладык. Бер-беребезгә җылы сүзләр әйттек. Калганы турында минем сөйлисем килми, ул фәкать безгә генә кагыла, башкаларның белүен теләмим, – дигән ул.

Олимпиададан бирле спортчылар аралашмыйлар да икән. Ни өчен дигән сорауга, Алинә:

– Бердән, Евгения Канадага китте, без аның белән, гомумән, аз аралаштык, бигрәк тә Олимпиада алдыннан. Ни өчен икәнен дә әйтә алмыйм. Беренче чирата без аның белән көндәшләр идек. Якын дуслар кебек аралашмадык та. Киткәннән бирле ул миңа язмый, мин дә аңа язмыйм. Үзем язарга да, сөйләшергә дә яратмыйм. Кайвакыт әти-әни белән телефоннан сөйләшергә дә иренәм, – дигән чемпион.


Фото: Риа новости
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading