16+

Алинә Заһитова Казан өчен игелекле эш башкарган

“Казан миңа үз вакытында кешеләр арасына чыгарга, Олимпия чемпионы булырга ярдәм итте”, ди ул.

“Казан миңа үз вакытында кешеләр арасына чыгарга, Олимпия чемпионы булырга ярдәм итте”, ди ул.

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова катнашындагы «Яхшылык хакына гольф»  хәйрия аукционы Казанда балалар йорты өчен спорт мәйданчыгы төзелешенә 1 миллион 350 мең сум җыйган. 
Чара Пестово шәһәрендә узган. Алинә лот сыйфатында автографы куелган тимераякларын биргән. Алар 150 мең сумга сатылган. «Бүген без игелекле эш башкарабыз – балаларга ярдәм итәбез. Казан миңа кешеләр арасына чыгарга, Олимпия чемпионы булырга ярдәм итте. Шуңа күрә мин балаларга спорт мәйданчыгы булсын өчен ярдәм итәргә кирәк дип саныйм. Әйдәгез, барысын да бергә эшлик!” – дигән Алинә сәхнәдән.

sports.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading