16+

Алия Мостафина тагын җиңде!

Спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Алия Мостафина Дөнья кубогында алтын медаль яулау бәхетенә иреште.

Спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Алия Мостафина Дөнья кубогында алтын медаль яулау бәхетенә иреште.

Март ахырында Бирмингем шәһәрендә (Бөекбритания) узган ярышларда Мостафина, 53,56 балл җыеп, Америка һәм Бразилия спортчыларын узып китте.

2016 елда Рио де-Жанейрода узган Олимпиададан соң Алия спорт карьерасын туктатып торган иде, әмма 2017 ул кабат өйрәнүләрен башлады һәм бу аның зур спортка кайтканнан соң халыкара ярышларда ирешелгән беренче уңышы. Олимпия уеннары алтыннарын алудан тыш, Алия Мостафина әле өч тапкыр – Дөнья, биш тапкыр Европа чемпионы исемнәрен яулаган спортчы.

Быел апрель аенда узачак Европа чемпионатында катнашудан спортчы баш тарткан. Алия рәттән өч турнирда катнашырга әзер булмавын белдергән, хәзер ул җәй көне Беларуссия башкаласы Минскида узачак Европа уеннарына әзерләнә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading