16+

Алла сакласын! 19 яшьлек өч егет һәлак булган

Аларның өчесен дә туган авылларында җирләячәкләр. 

Аларның өчесен дә туган авылларында җирләячәкләр. 

Башкортстанның Дүртөйле районы Әнгәсәк авылында яшәүче өч егет һәлак булган юл фаҗигасенең нечкәлекләре билгеле, дип яза «КП-Уфа». 

Фаҗига Дүртөйле-Бурай юлында булган. Өч авылдаш егет утырган «Лада Гранта», көтмәгәндә каршы як полосага чыгып, «КамАЗ» белән бәрелешкән. Мондый каты бәрелүдән машинадагы егетләрнең исән калуына бер өмет тә булмаган шул... Алар ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үк вафат була.

48 яшьлек «КамАЗ» йөртүчесе машинаны 300 метр кала гына күрүен әйткән. Ул шунда ук тормозга баскан. Мин сәгатенә 40-50 чакрым тизлектә генә бардым, дигән ул. 
Автоинспекция хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, «Лада Гранта» йөртүчесенең машина йөртү таныклыгы булмаган.  
Өч егет тә үзара дус булган, буш вакытны гел бергә уздырганнар. Машина йөрткән Алексейның әтисе вахта белән эшкә киткән булган. Улы аның машинасын алып, дуслары Никита һәм Александрны утыртып йөреп кайтырга уйлаган. Авылдашлары өч егет турында да яхшы сүзләр белән генә искә ала. Шат, ярдәмчел булган алар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading