16+

Алла сакласын! Ана кеше ике баласын буып үтергән

Мәскәүдә 36 яшьлек ана ике баласын үтергән, ә соңыннан үз-үзен үтерергә тырышып караган. 

Мәскәүдә 36 яшьлек ана ике баласын үтергән, ә соңыннан үз-үзен үтерергә тырышып караган. 

Тикшерү версиясе буенча, вакыйга 20 февраль кичендә булган. Хатын-кыз өч яшьлек улын буып үтергән, ә аннары үз-үзен үтерергә маташкан. Фатирда шулай ук 11 яшьлек кызының гәүдәсен тапканнар.

Ике бала да шундук җан биргән, кызганыч, ашыгыч ярдәм бригадасы аларны коткарып кала алмаган.

Ана кеше хастаханәгә озатылган. Табиблар тикшергәннән соң, аның янына тикшерүчеләрне кертәчәкләр. Аңа карата РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гамәленең мотивлары әлегә билгеле түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading