16+

Алла сакласын! Коточкыч янгында 11 яшьлек малай янып үлгән

Фаҗига булган көнне иртән ир хатынын эшкә озатырга китә.

Фаҗига булган көнне иртән ир хатынын эшкә озатырга китә.

Башкортстанның Гафури районындагы Табын авылында 11 яшьлек малай янгын корбаны була. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Гафури районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Байдәүләтова сүзләренчә, янгын чыккан өйдә зур гаилә яши. Биредә ир белән хатын, аларның 11 яшьлек улы, киленнәре һәм аның ике баласы тора. Нәни балаларның берсенә 2 яшь, икенчесе алты айлык. Бу көнне хуҗабикә хатынның олы абыйсы да кунакка килгән. Ир белән хатынның тагын ике олы улы бар, алар Төньякка эшкә киткән.

Хуҗабикә үзе ипи пешерүче булып эшли. Фаҗига булган көнне иртән ир хатынын эшкә озатырга китә. Бу вакытта өйдә биш кеше кала: 11 яшьлек уллары, ике нәни оныклары, киленнәре һәм хуҗабикәнең абыйсы.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, әти кеше өйдә төтен чыгуын абайлап ала. Ул өйгә йөгереп керә, шул ук вакытта янгын турында кисәтү җайланмасы да эшли башлый, әти кеше кычкыра, ул өйдәгеләрне йокыдан уятырга тырыша.

Ир-ат килененә һәм аның балаларына төтен баскан өйдән чыгарга ярдәм итә. Аннары 11 яшьлек улын эзли башлый. Килен сүзләренчә, малай аның артыннан килә торган булган. Шуннан соң әти кеше кабат өйгә кереп китәргә маташа, ләкин йортны тулысынча ут баскан, өйгә кереп булмый.

Кызганычка каршы, малай һәлак була. Аңа тагын сигез көннән 12 яшь тулыр иде.

Район җитәкчелеге бу гаиләгә вакытлыча торак белән ярдәм итәчәк. «Өйләре янган кешеләргә психологик һәм медицина ярдәме күрсәтелде. Район администрациясе аларга вакытлыча торак бирде. Бу — Красноусольскидагы 70 квадрат метрлы студия-фатир. Алар үзләре дә яңа йорт төзи иде, аның фундаменты салынган. Алар бик зур һәм тату гаилә», — дип сөйләгән Гүзәл Байдәүләтова.

Мәрхүм малай бик мәрхәмәтле бала була, аннан зарланучы да юк, бернинди хисапта да тормый. Гаилә яхшылар рәтендә. Мәктәптә дә баланың тәрбияле булуын әйтәләр. Алар бу авылда күптәннән яши. Янган өй мич ягып җылытыла торган булган.

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

11 яшьлек малай янгынны сүндерергә маташкан һәм өйдән чыгарга өлгермәгән, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading