16+

Аллам сакласын! Татарстандагы юл һәлакәтендә дүрт айлык бала һәлак булган

Беренчел мәгълүмат буенча, юл-транспорт һәлакәте вакытында әнисе баланы ашату өчен махсус бишегеннән алган булган.

Аллам сакласын! Татарстандагы юл һәлакәтендә дүрт айлык бала һәлак булган

Беренчел мәгълүмат буенча, юл-транспорт һәлакәте вакытында әнисе баланы ашату өчен махсус бишегеннән алган булган.

Чаллы янында ике машина кара-каршы бәрелешкәннән соң, яшь бала үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Чаллыдан үз хәбәрчесе сөйләгән.

Юл-транспорт һәлакәте бүген Чаллы-Сарман юлында булган. Беренчел мәгълүмат буенча, «Дэу Нексия» автомобиле каршы як полосага чыгып, «Лада Гранта» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Каты бәрелешүдән соң ике машина да җимерелгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә «Дэу Нексия» автомобилендәге ир белән хатын һәм «Лада Гранта» машинасындагы 4 айлык бала һәм аның әти-әнисе зыян күргән. Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән.

Беренчел мәгълүмат буенча, юл-транспорт һәлакәте вакытында әнисе баланы ашату өчен махсус бишегеннән алган булган.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X