16+

Аллергиклар, сак булыгыз: ковидка каршы вакцина ясату куркыныч булырга мөмкин

Бары тик вакцинация вакытында табиб билгеләгән дәвалау курсы узучы кешеләргә генә аллергиягә каршы препаратлар кабул итәргә ярый.

Ковидка каршы вакцинация ясатыр алдыннан яки ясатканнан соң ук аллергиядән препаратлар кабул итәргә ярамый дип белдерде Роспотребнадзор.

РИА Новости язганча, антигистамин препаратлар организмның прививкага реакциясен (температура, укол урынында авырту) киметми. Әмма, алар вируска каршы иммунитет формалашуга тискәре йогынты ясарга мөмкин.

«Мондый „медикаментоз“ әзерлек кирәкми. Алай гына да түгел, ул зыян да салырга мөмкин. Күптән түгел уздырылган тикшеренүләр күрсәткәнчә, антигистамин препаратлар кабул итү вакцинациядән соң иммунитет барлыкка килүгә тискәре йогынты ясарга мөмкин», — диелә хәбәрдә.

Бары тик вакцинация вакытында табиб билгеләгән дәвалау курсы узучы кешеләргә генә аллергиягә каршы препаратлар кабул итәргә ярый.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин коронавируска каршы вакцина ясату мәҗбүри түгел, ләкин кирәкле гамәл дип санавын белдерде.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading