16+

Алмаз Гафиятов "Таяну ноктасы"ннан китә?!

ТНВ телеканалында татар дөньясында булган актуаль проблемаларга экспертлар фикерләрен яңгыратучы «Таяну ноктасы» тапшыруында кадрлар үзгәреше.

Алмаз Гафиятов "Таяну ноктасы"ннан китә?!

ТНВ телеканалында татар дөньясында булган актуаль проблемаларга экспертлар фикерләрен яңгыратучы «Таяну ноктасы» тапшыруында кадрлар үзгәреше.

Проектның алып баручысы Алмаз Гафиятов урынына алмашка ике алып баручы килде. Хәтерләсәгез, cпорт яңалыклары алып баручысы Алмаз Гафиятов «Таяну ноктасы»на 2019 елда Венера Аитова (Иванова) декретка чыккач килгән иде.

Алга таба проектны ТНВ тамашачыларына исемнәре бик яхшы таныш булган Альберт Шакиров һәм Луиза Закирова алып барачак. Кайвакыт алар аерым-аерым эшләячәк дип көтелә.

"Матбугат.ру"га үз чыганакларыннан билгеле булганча, Алмаз Гафиятов үз эшен "Ак Барс" хоккей клубының матбугат үзәгендә дәвам итәчәк. "Таяну ноктасы"нда менә шундый үзгәрешләр. И точка!

Чыганак - "Матбугат.ру"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading