16+

Алсу белән Азат Фазлыевлар бер гаиләне татулаштырган

Ирем белән талаштык. Ике атна буе сөйләшмәдек...

Ирем белән талаштык. Ике атна буе сөйләшмәдек...

Азат үзенең инстаграм битендә, директка бик күп хатлар килә, әмма монысы күңелемә якын булды, сезгә дә тәкъдим итәм, дип, бер хат урнаштырган.

«Ирем белән талаштык. Ике атна буе сөйләшмәдек. Аңа ачу итеп, көн саен кич кайда да булса чыгып китә идем. Беркөнне карыйм – сезнең афиша эленгән, барыйм әле дип, бер билет алдым. Матур итеп бизәнеп, ишекне шапылтадып чыгып киттем. РДК ераграк, җәяүләп ярты сәгать бардым. Залга керсәм, күрше урында ирем утыра. Ул да миңа ачу итеп, өйдән чыгып качкан. Әле урыннар да туры килгән бит: 11 нче рәт, аның 7 нче урын, минеке – 8нче. Акырып көлештек тә, сезнең җырларга кушылып җырладык та, өйгә машинада кайтып киттек. Шул көннән бирле яратышып, иркәләшеп кенә яшибез.

Рәхмәт сезгә шул көнне концертыгыз белән килгәнегез, безне дуслаштырганыгыз өчен!"

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Экият

    Мөһим

    loading