16+

Алсу Фазлыева Азатка "хыянәт" иткән

Алсу Фазлыева Азат белән җырлый торган "Әгәр сине очратмасам" җырын башка кеше белән башкарган.

Алсу Фазлыева Азат белән җырлый торган "Әгәр сине очратмасам" җырын башка кеше белән башкарган.

"Әгәр сине очратмасам" җырының көй авторы Илдар Ахмадуллин белән дуэт. Илдар белән 10 ел бергә бер уку йортында укыдык. Әле дә бергә эшлибез", - дип язган Алсу. Дуэтның видеосын Алсуның аккаунтына кереп карый аласыз. 

Бу видеога Азат болай дигән: "Ә, ярар. Сау булыгыз. Бик матур чыга икән, минсез дә".

Алсуның язылучылары исә: "Алсуны Азатсыз, Азатны Алсусыз бу җырда да, тормышта да күз алдына китереп булмый. Бәхетле булыгыз!" - дип язганнар.

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading