Җырчы вафат булган әтисе хакында социаль челтәрдә язган.
"3 ел инде син безнең арада юк...
Искә төшкән саен йөрәкләр сыкрый..
Син киткәннән соң, 2 ел аңышмый,төштәге кебек яшәлде. Аннан соң гына , тормышка ямь өстәп, 2 оныгың тугач кына, тынычланган кебек булдык.
Син безнең арада булмасаң да, янәшәдә икәнеңне тоеп яшим, синең ярдәмне гел сизеп торам. Бик авыр вакытта күңелем белән синең белән сөйләшәм. Дөрес юлны күрсәтуеңне сорыйм.
Балтачтагы концертыбызда "Әтиемнең капкалары" җырын башкарганда ярты зал сине сагынып елады… Әйе, бик кешелекле, ярдәмчел кеше идең, әти, безне дә шуңа өйрәттең...
Безнең 3 баланың тормышына карап сөенер идең.
Бик сагынабыз сине, әти, син мәңге күңелләрдә",- дип сагынуын белдерә Алсу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар