16+

Алты кеше катнашындагы авариядә бер кеше һәлак булган

6 сентябрь көнне Удмуртиядә “Лада Веста” белән “Тойота Авенсис” машиналары бәрелешкән. 

6 сентябрь көнне Удмуртиядә “Лада Веста” белән “Тойота Авенсис” машиналары бәрелешкән. 

Машиналарда 6 кеше булган, аларның 2се – балалар. Авария аркасында “Тойота”ның өч пассажиры, шул исәптән 7 яшьлек кыз, “Лада”ның 44 яшьлек йөртүчесе һәм 16 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә илтелгән. 

“Тойота” йөртүчесе һәлак булган. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading