16+

Америкада “Флоренс” давылы вакытында 13 кеше һәлак булган

Америка Кушма Штатларында “Флоренс” давылы вакытында 13 кеше һәлак булган. Бу турыда «RT на русском» хәбәр итте.

Америкада “Флоренс” давылы вакытында 13 кеше һәлак булган

Америка Кушма Штатларында “Флоренс” давылы вакытында 13 кеше һәлак булган. Бу турыда «RT на русском» хәбәр итте.

“Флоренс” давылы АКШның Атланик яр буенда, узган җомгада булган. Табигать бәла-казасы вакытында бик күп агачлар ауган, юлларга зыян килгән. Төньяк һәм Көньяк Каролинада яшәүче 700 меңгә якын кеше электр утсыз калган.

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, “Флоренс” аркасында, бер атна эчендә Төньяк һәм Көньяк Каролина, Вирджиния, Теннесси, Кентукки һәм Мэрилендта 70 триллион литрга кадәр явым-төшм булачак. Бу кадәр күләмдәге су белән 10 см биеклектәге су белән тулысынча Техас штатын каплап яки Чесапик култыгын тутырып булыр иде.

Чыганак - tatar-inform.tatar

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading