16+

Ан-26 пассажир самолеты һәлакәткә юлыккан

Фаҗига утырту полосасына кергәндә була.

Фаҗига утырту полосасына кергәндә була.

Камчаткада утырту полосасына кергәндә АН-26085 пассажир самолеты егылып төшә. Бу һәлакәт Палан бистәсеннән ерак түгел булган. Моңа кадәр лайнер элемтәгә чыгудан туктый.  
Самолет бортында 26 кеше һәм алты экипаж әгъзасы булуы билгеле. Алар арасында 1 бала бар, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Камчатка крае буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Очкыч «Камчатка авиалинияләре»нә карый.
Югалган лайнерны инде дрон ярдәмендә эзләгәннәр. Хәзер коткаручылар югалган кешеләрне квадроцикллар ярдәмендә эзләргә чыккан. Борт җирле вакыт белән 15:00 дән элемтәгә чыгудан туктый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading