16+

"Җан белән сөйләшү" театральләштерелгән тамашасы Казан тамашачысына тәкъдим ителә

Мәүлид бәйрәмендә Мәскәүнең ун мең кешелек "Крокус сити холл» концертлар залында "Җан белән сөйләшү" дигән театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде.

Мәүлид бәйрәмендә Мәскәүнең ун мең кешелек "Крокус сити холл» концертлар залында "Җан белән сөйләшү" дигән театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)га багышланган мәдәни чара беренче тапкыр яңа формата үтте. Зур уңыш белән барган әлеге тамаша белән төбәкләргә дә чыгарга булганнар. Мәскәүдән соң аны беренче тапкыр Казан тамашачасы күрә. Төп рольләрне танылган актер Марат Бәшәров, дин әһеле һәм "Триллионер" проекты авторы Шамил Әләүтдинов, шагыйрь һәм сценарий авторларының берсе Ренат Абянов, Камил Фәхретдинов, Рөстәм Мостафин башкара. Куелышта "Сүзләрсез" бию театры артистлары һәм Татарстан дәүләт камера хоры солистлары, Сәидә Мөхәммәтҗанова, «Голос» проектында катнашкан Шәрип Умханов һәм кырыкка якын башка артист катнаша.

Театральләштерелгән тамашаның төп герое - тормышыннан канәгать булмаган яшь мөселман эшмәкәре. Ул уңышсызлыкларының сәбәбен янәшәдәге кешеләрдән күрә, спектакль дәвамында рухи эзләнүләр дөньясына кереп китә. Тамашачы геройның уйланулары аша Пәйгамбәребез яшәгән чор һәм кешелек дөньясын элек-электән борчыган күп кенә сорауларга җавап табу күренешләренең шаһиты була. Спектакльдә Фәрештә белән Иблис рольләрен исә билгеле дин әһеле Шамил Әләүтдинов белән сценарийның авторы Ренат Абянов башкара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading