16+

Ана капиталы күләме ел саен артачак

2021 елда ана капиталы күләме индексацияләнәчәк, алга таба аның күләмен һәр ел саен арттырырга планлаштыралар.

2021 елда ана капиталы күләме индексацияләнәчәк, алга таба аның күләмен һәр ел саен арттырырга планлаштыралар.

Бу хакта 6 ноябрьдә Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина хәбәр итте, дип яза "Известия" басмасы

"Киләсе елда ана капиталы күләме индексацияләнәчәк, һәм алга таба аның күләмен ел саен арттыру планлаштырыла", - дигән Баталина. Ул ана капиталының күләме беренче балага 466 мең сум тәшкил итүен һәм икенче бала өчен 616 мең сумга кадәр артуын искәрткән.

Баталина сүзләренчә, программа гамәлдә булган барлык вакыт эчендә 10 млн нан артык гаилә сертификат алган, ә сигез миллионы алардан файдаланган.

Элегрәк, 2 ноябрьдә, Россия премьер-министры Михаил Мишустин ана капиталын авыл ипотекасына куллану мөмкинлеге турында хәбәр иткән иде. Моннан тыш, яшь гаиләләр дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша торак сатып алуга социаль түләүләр алуны рәсмиләштерә алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading