16+

Ана капиталын куллануның тагын бер мөмкинлеге билгеле

Ана капиталын баланы автомәктәптә укыту өчен дә кулланып була. Әмма аның яше 25 яшьтән артмаска тиеш.

Ана капиталын баланы автомәктәптә укыту өчен дә кулланып була. Әмма аның яше 25 яшьтән артмаска тиеш.

Автомәктәпнең исә укыту эшчәнлеге өчен лицензиясе булу һәм Россия территориясендә урнашуы мөһим. 
Автомәктәп белән килешүне ничек төзергә?
Килешү өч яклы төзелә: оешма – сертификат иясе (әти-әни яки уллыкка/кызлыкка алучы) – бала. 
Гаризаны Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта, дәүләт хезмәтләре аша бирергә яки Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 
Автомәктәптә 16 яшьтән укырга була. 
М категориясенә һәм А1гә – 16дан, В һәм С категориясенә – 17 яшьтән. 
Машина йөртү хокукын һәм таныклыгын исә, кайсы категория булуына карап, 16-21 яшьтән аласың. 
М һәм А1 категориясе – 16 яшьтән;
А, В, С, В1 һәм С1 категорияләре – 18 яшьтән;
D, Tm,Tb, D1 – 21 яшьтән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading