16+

Ана капиталын шәхси балалар бакчаларында кулланып булачак

Президент Владимир Путин моңа бәйле закон проектын имзалаган.

Президент Владимир Путин моңа бәйле закон проектын имзалаган.

Хәзер ана капиталын әти-әниләр шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ачылган балалар бакчаларында түләү өчен куллана алачак. Дөрес, мондый учреждениеләрнең белем бирүгә лицензиясе булу шарт.

Билгеле булганча ана капиталы беренче балага 524,5 мең сум, икенче балага 693,1 мең сум тәшкил итә. Бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга, инвалидлыкка ия булган балаларны социаль реабилитацияләүгә, белем алырга яисә ананың җыелып бара торган пенсиясенә тотарга мөмкин. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading