16+

Ана капиталына бәйле яңалык игьлан ителде

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капиталына бәйле яңа карар проектын эшләгән.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капиталына бәйле яңа карар проектын эшләгән.

Анда аңлатылганча, ана капиталыннан акчаны айлык түләүләр сыйфатында гаиләдәге өч яше тулмаган балага тотарга була, баланың ничәнче булып тууы мөһим түгел.

Документ җәмәгатьчелек фикер алышуларына тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләүләрне гаиләдә икенче балага гына алырга мөмкин.

Акча балага 3 яшь тулганчы түләнә. Айлык пособие күләме бала өчен билгеләнгән бер яшәү минимумын тәшкил итәчәк. Ана капиталыннан түләүләрне универсаль пособие белән бергә алырга мөмкин булачак. Аны 2023 елдан түли башлыйлар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading