16+

Ана карынында дөньяга килергә өлгермәгән ике сабый да үлгән...

Профессионал белгечләр соңгы нәтиҗәне чыгарачак.

Профессионал белгечләр соңгы нәтиҗәне чыгарачак.

Дагыстанда 29 яшьлек хатын бала тудыру йортында вафат булган. Аның карынында әле дөньяга килергә өлгермәгән ике сабый да үлгән. Туганнары табибларны гаепли. Өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы исә сирәк очрый торган авыруны сәбәп итеп аңлата. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мәрхүмә хатынның абыйсы Тикшерү комитетына һәм прокуратурага мөрәҗәгать итеп видео яздырган. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралды. Ир-ат ана һәм балалар үлемендә табибларны гаепли.

«Мәликәтне 19 ноябрьдә хастаханәгә салдылар. Тикшергән вакытта балалар да, анасы да нормаль халәттә була. Ләкин әзерләү процедураларыннан соң, 22 ноябрьдә аның хәле китә. Мәликәт табибларга шул хакта әйтә. Ләкин аңа игътибар итмиләр. Күршедә ятучы хатын да Мәликәтнең ярымаңында булуын, хәле начарлануын әйтә, ләкин тагын экстрен чаралар күрелми. 3-4 сәгать вакыт узгач кына табиблар аңга килә», — дип сөйли ир-ат.

Аның сүзләренчә, бу вакытта игезәкләрнең берсе ана карынында үлә. Икенчесе операция вакытында — хатынга кесарев кисем ясаганда вафат була. Реанимациядә бер атна яткач, 29 яшьлек Мәликәт үзе дә үлә.

«Мәрхүмә хатында бик сирәк очрый торган куркыныч диагноз иде. Йөкле хатыннарда була торган кискен майлы гепатоз (ОЖГБ). Гади генә әйткәндә, бу авыру вакытында бавыр үзеннән-үзе бик тиз таркала башлый. Мондый куркыныч авырудан дөньяда бик күп йөкле хатыннар үлә. Ул бик сирәк — 13 мең кешегә 1 тапкыр очрый», — дип аңлатканнар Дагыстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми документларында хәбәр ителгәнчә, ОЖГБ диагнозы куелганда үлем очраклары 20-30 процент була. Табиблар Мәликәтне коткару өчен барысын да эшләгән, ләкин ул һәлак булган, диелә.

«2 нче номерлы бала тудыру йорты хезмәткәрләре бу хатынны коткару өчен бар көчен бирә. Кулаков исемендәге акушерлык һәм гинекология үзәгендәге, Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм хастаханәсендәге иң яхшы белгечләр консультация бирә, акушер анестезиолог-реаниматологлар берлеге президенты Ефим Шифман да кушыла. Ләкин барлык чараларга карамастан, бу хатын комага китә һәм 1 декабрьдә үлә», — дип сөйләгәннәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Мәрхүмәнең медицина картасын федераль Сәламәтлек саклау министрлыгына биргәннәр. Профессионал белгечләр соңгы нәтиҗәне чыгарачак. Алар гаепле кешеләрне ачыклаячак, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading