16+

Ана кеше 5 һәм 2 яшьлек балаларының гомерен үз куллары белән өзгән

Иркутск өлкәсенең Братск шәһәрендә бүген иртән 31 яшьлек ханым ике баласын үтерүе турында полициягә шалтыратып әйтә. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Иркутск өлкәсенең Братск шәһәрендә бүген иртән 31 яшьлек ханым ике баласын үтерүе турында полициягә шалтыратып әйтә. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Әлеге хәбәр килеп ирешкәннән соң, тикшерү-оператив төркеме бу фатирга килеп, 2011 һәм 2015 елгы сабыйларның мәетен таба.

Бу хатын-кызның берничә тапкыр психиатрга мөрәҗәгать иткәнлеге билгеле. Хәзер аның туганнарыннан, якыннарыннан һәм үзеннән сорау алу бара. Ана кешенең 5 яшьлек кызын һәм 2 яшьлек улып буып үтерүе мәгълүм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading