16+

“Ана теле” өметне аклады

Татар теленә өйрәтүче «Ана теле» онлайн мәктәбе быел биш еллык юбилеен билгеләп үтә. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул 49 мең кешене Тукай теленә өйрәтүгә ирешкән.

Татар теленә өйрәтүче «Ана теле» онлайн мәктәбе быел биш еллык юбилеен билгеләп үтә. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул 49 мең кешене Тукай теленә өйрәтүгә ирешкән.

Россия төбәкләреннән тыш сайтта 57 чит илдән 1700 кеше теркәлгән. Аеруча Казахстан, Австрия һәм Австралия татар телен актив өйрәнә икән. Араларында читтә яшәүче татарлар гына түгел, ә татар тормышына бер катнашы булмаган кешеләр дә очрый. Әйтик, онлайн-мәктәп аша Испаниядә яшәүче Бернард Монод татар теле белән кызыксынып киткән.

-Ул, гомумән, кызыклы шәхес. Милләте буенча француз кешесе, Испаниядә яшәп төрек теле белгече булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, тагын бер төрки тел үзләштерү максатыннан татар телен өйрәнә башлаган, - ди Казан федераль университетында "Ана теле" онлайн-мәктәбе үзәге директоры Кадрия Фәтхуллова.

"Ана теле" - 9 баскычлы белем бирү системасы. Ул 72 бүлек, 288 дәрес, 6372 күнегү, 293 видеосюжет, 10950 аудиофайл, 6795 фотографиядән тора. Сүзнең тәрҗемәсен аңламасаң, онлайн-сүзлек ярдәмгә килә. Казан университеты базасында кичке 17 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр сөйләм дәресләре алып барыла. Интернет аша тел белүче кешеләр белән аралашу сөйләм арасындагы барьерны бетерә. Һәр дәрәҗәне узган кешегә белем алуы турында сертификат бирелә.

- "Ана теле" проектын төзегәндә без велосипед уйлап тапмадык. Инглиз телен өйрәтү буенча 300 еллык тәҗрибә бар, шуңа таянып эшләдек. Дәресләрне кызыклы һәм үтемле итәргә безгә телләр өйрәтү буенча дөньякүләм танылган EF Education First оешмасы ярдәм итте. Шушы биш ел эчендә "Ана теле" өметләребезне аклады, - ди Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.

Онлайн-мәктәптә уку елы февраль аеннан башланып, бер ел дәвам итә. Дөрес, интернет аша тел өйрәнгән вакытта күп әйбер укучының үзеннән тора. Ялкаулык дигән төшенчә дә бар бит әле. Моны булдырмас өчен проект җитәкчеләре ел саен апрель аенда иң актив укучыларны бәяли икән.
Укулар февраль аенда башлана дисәк тә, проект җитәкчеләре әлегә резерв буларак 200 урынны саклап тоткан. Шушы көннәрдә татар телен үзләштерергә теләгән кешеләр "Ана теле" проектына кушыла ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading