16+

Анастасия Заворотнюк телсез калган

Анастасия Заворотнюкның 2019 елның августында авырый башлавы билгеле булды.

Анастасия Заворотнюкның 2019 елның августында авырый башлавы билгеле булды.

Анастасия Заворотнюк телсез калган дип яза Комсомольская правда, артистканың кызына сылтама белән.

Ул әнисенең хәле авыраюын, сөйләшә алмый башлавын әйткән. Артистканың кызыннан «әниегезнең исән калырга шансы бармы» дип сораганнар. Заворотнюкның кызы мондый сорауларның йөрәгенә тиюен әйткән.

«Менә бу кеше яманлык та теләми кебек. Әмма йөрәкне телгәли торган сораулар бирмәскә кирәклеген аңларга башы юк», — дигән ул. Артистканың кызы әйтүенчә, әнисе яшәү өчен көрәшә һәм алар могҗизага өметләнә.

Анастасия Заворотнюкның 2019 елның августында авырый башлавы билгеле булды. Аңа «глиобластома» дигән диагноз куйдылар. Хәзерге вакытта актриса шәһәр читендәге йортларында. Ул инвалид коляскасында хәрәкәтләнә.

Декабрь башында Анастасия Заворотнюкның хәле яхшырды дигән хәбәр чыккан иде. «Табиблар авыруны туктатты, без бүген Настя турында тере кеше итеп сөйләшә алабыз. Минемчә, бу — төп җиңү. Сантиметрлап, кисәкләп, әкрен-әкрен генә җиңүгә таба барыш», — дигән иде аның танышлары.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading