16+

Анастасия Заворотнюкның хәле турындагы соңгы мәгълүматлар билгеле булды

"Анастасия Заворотнюкның теререлергә аз булмаган шансы барлыкка килде", дип белдергән «Московский комсомолец» басмасына аның пиар-директоры Марина Потапова.

"Анастасия Заворотнюкның теререлергә аз булмаган шансы барлыкка килде", дип белдергән «Московский комсомолец» басмасына аның пиар-директоры Марина Потапова.

Анастасиянең хәле яхшырып китүен, комадан чыгуын да әйткән ул. Табибларның да фаразы куандырырлык. Ләкин якыннары әлегә барысын да ачып салмаска тырышалар, чөнки "күз тиюдән" куркалар икән.

Кыш көне көчле баш авыртулары башланганнан соң, анда яман шеш булуы ачыкланган иде. 13 сентябрьдә хәле кискенләшкәч Анастасияне хастаханәгә китерделәр. Медикаментоз кома халәтенә кертеп, онкологиядән дәвалауны туктатып тордылар.

Фото: PR-департамент BOSCO / РИА Новости

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading