16+

Анасы белән баласын коткара, ләкин үзе вафат була. Алты яшьлек баласы калган...

Баласы быел ул беренче сыйныфка укырга керәчәк.

Баласы быел ул беренче сыйныфка укырга керәчәк.

Уралда Дарья исемле 36 яшьлек хатын-кыз баласы белән бергә суда бата башлаган ананы коткарган. Аннары Дарья үзе вафат булган. Бу турыда Самара.Онлайн хәбәр итте.

Дегтярск шәһәре янындагы буада бер хатын-кыз һәм аның 2 яшьлек баласы су коена. Шул чакта алар бата башлый. Фаҗигагә очраган ана белән баланы яр буендагы Дарья исемле хатын күреп ала. Дарья шәһәр читендәге йорты янында сулык буена килгән. Бата башлаган кешеләрне күргәч, ул суга сикергән. Суның төбе ташлы булып чыккан, Дарья шуңа бәрелеп, аягын сындырган. Ләкин бик каты авыртуга да карамастан, Дарья суга батучы хатын белән аның баласын коткара алган.

Аннары Дарьяны хастаханәгә салалалр. Гомуми наркоз ясап, аның аягына операция ясыйлар. Ләкин Дарьяның үпкәләрендә тромбоэмболия башлана, табиблар аны коткара алмый. Шулай итеп Дарья вафат була. Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев Дарья Агуловага Батырлык ордены тапшыру турында карар чыгарган.

Дарьяның үзенең алты яшьлек улы ятим калган. Быел ул беренче сыйныфка укырга керәчәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading